news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч баласы булган һәм мобилизацияләнгән 150дән артык ир-атка отсрочка бирелде

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Татарстанда 16 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 150дән артык мобилизацияләнгән ир-ат хәрби хезмәткә чакырылыштан кичектерелде.

Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин агентлыкка РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы Указының үтәлешен аңлатты.

«Мобилизация буена комиссия 16 яшькә кадәрге өч бала тәрбияләүче Татарстаннан мобилизацияләнгән гражданнарны хәрби хезмәткә чакырылыштан кичектерү турында карар кабул итте», - дип аңлатты Сергей Котин.

Хәзерге вакытта әлеге категориядәге мобилизацияләнгән татарстанлыларны кире өйләренә кайтаралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100