news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч бала һәм бер өлкән кеше фейерверк белән яраланган

Бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Казанда Чистай урамыннан Балалар республика клиник хастаханәсенә 17 яшьлек яшүсмерне китергәннәр. Ул пешкән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, фейерверк аркасында яшүсмернең иңбашы һәм кул чугы пешкән. Яшүсмерне хастаханәгә салганнар.

Иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Столбище авылында 38 яшьлек ир-атның күзе һәм бите пешүе турында хәбәр килә. Ул хастаханәдә калудан баш тарткан.

«2023 елның беренче көнендә Республикада һәлакәтләр медицинасы республика үзәге мәгълүматлары буенча, пиротехника куллану нәтиҗәсендә 4 кеше имгәнгән, шул исәптә өч бала да бар», - диделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100