Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике машинаның йөртүчесе һәлак булган
Бүген көндез Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига Казан-Оренбург автомобиль юлының 48 нче чакрымында килеп чыккан. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте «Татар-информ»га шул турыда хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Skoda маркалы автомобиль юлда каршы якка чыккан һәм анда Volkswagen белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң Чехия автомобиле каршына Хонда машинасы эләгә.
«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Skoda машинасының 54 яшьлек шоферы һәм Volkswagen машинасының 51 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана», - дип аңлаттылар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз