news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда объектларны төзекләндерү өчен тавыш бирү финиш сызыгына чыга

Татарстанда объектларны төзекләндерү өчен тавыш бирү финиш сызыгына чыга
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлау өчен Татарстан халкының 10 көннән бераз артык вакыты калды. Онлайн-тавыш бирү 30 апрельдә тәмамлана.

Быел татарстанлыларга 45 муниципаль берәмлектә урнашкан 273 парк һәм сквер, шулай ук 1,5 меңнән артык ишегалды тәкъдим ителде.

Ошаган «кандидат» файдасына тавышны gorodsreda.tatar.ru сайтында яки порталда һәм «Татарстан хезмәтләре» кушымтасында калдырырга мөмкин. Объектлар Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында сайлап алынган.

«Татар-информ» белдергәнчә, 16 апрельгә тавыш бирүдә 300 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Үз фикерләрен Әлмәт, Лениногорск, Нурлат, Питрәч районнарында һәм Чаллыда активрак белдерәләр.

Искәртик, бөтенроссия тавыш бирү 15 мартта башланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика халкына мөрәҗәгать итеп, аларны битараф калмаска һәм төбәккә матур парклар санын һәм ял итү урыннарын арттырырга ярдәм итәргә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100