Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда объектларда төзелеш һәм капремонт программасы тәмамланды
2018 елда иҗтимагый киңлек проектларын сайлау буенча республикалылар тавыш бирәчәк.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Төзелеш һәм капремонт буенча республика программалары тәмамланды, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәте киңәшмәсендә. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.
Татарстанда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы барлык 982 йортта да тәмамланган, диде министр.
Шулай ук мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да капремонт программасы төгәлләнде. 2017 елда 146 мәгариф объектын ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән 36 мәктәп, 7 се коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе, дип искәртте Фәйзуллин.
Балалар савыктыру лагерьлары, ресурс үзәкләре, мәдәният, объектлары муниципаль берәмлек җирлекләре советлары биналары, социаль хезмәт учреждениеләрендә һәм мунициплаь архивларда да капремонт программасы тәмамланган.
28 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, амбулатория-поликлиника учреждениеләренең планлаштырылган 74 объектның 26 сында эшләр дәвам итә. 48 объектта эшләр төгәлләнгән, диде Ирек Фәйзуллин.
Быел “Иҗтимагый киңлек” программасын чынга ашыру кысаларында 45 муниципаль берәмлектә 68 объектта төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Агымдагы елның 30 декабренә булган мәгълүматларга караганда, төзелеш-монтажлау эшләре 100 процентка үтәлгән.
2018 елда иҗтимагый киңлек проектларын сайлау буенча республикалылар тавыш бирәчәк, дип искәртте министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз