news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Нурлат һәм Арча районнарында ташу баскан урыннардан су чигенә

Үрнәк бистәсе янындагы күпер һәм Кәче авылы янындагы автомобиль юлы әле һаман су астында.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Нурлат һәм Арча районнарында ташу баскан урыннардан су чигенә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Үрнәк бистәсендәге күпер өстендә суның биеклеге хәзер 30 сантиметр тәшкил итә. Бу 12 апрельгә караганда, ике тапкыр кимрәк. Кәче авылы юлы хәзер 70 сантиметр су астында тора, 15 апрельдә ул 180 сантиметрга җиткән иде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, язгы су күтәрелү Нократ һәм Иж елгаларында дәвам итә. Анда су кереме узган тәүлек эчендә 6 сантиметрдан 27 сантиметрга кадәр тәшкил иткән.

Татарстанның калган су полосаларында язгы ташу дулкынының кимүе теркәлә. 16 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, елгаларда су дәрәҗәсе су баса торган урыннардан түбәнрәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100