news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда нуль градуска кадәр җылытачак

Татарстанда нуль градуска кадәр җылытачак
Фото: © «Татар-информ»

Төньяк циклонның атмосфера фронтлары йогынтысы аркасында Татарстанда кар явуы көтелә, көндез буран булачак. Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да күбрәккә начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка секундына 6-11 метр тизлек белән күчә, урыны белән җил секундына 16 метрга җитәчәк. Һава температурасы -5-0 градус тәшкил итәчәк.

Юлларда көчле бозлавык күзәтеләчәк, аерым участокларда кар көртләре булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100