news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда нуль градуска кадәр суыта, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

Бүген, 16 мартта, көньяк-көнбатыштан күчеп килүче циклон һәм аның атмосфера фронтлары тәэсирендә Татарстанда температура фоны түбәнәю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы була. Бөтен төбәк буйлап кар, җепшек кар һәм яңгыр кебек бераз һәм уртача явым-төшем фаразлана. Урыны белән (Казаннан тыш) явым-төшем көчле була. Кайбер районнарда бозлавык булу ихтимал.

Җил секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнчыгыштан исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр артачак (ТР башкаласында – секундына 14 метрга кадәр). Юлларда бозлавык (кайбер урыннарда ул көчле була) һәм кар боткасы хасил булачак.

Чагыштырмача салкын (0..-5 градус) төннән соң көндез Татарстанда һава 0..+3 градуска кадәр генә җылыначак (Казанда – +1..+3 градуска кадәр). Моңа кадәр төбәк башкаласында ике көн рәттән температура рекордлары яңартылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100