news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ноябрь аномаль җылы булу аркасында кызыл тал йокыдан «уянган»

Көннәр җылы тору сәбәпле, җылы якка очарга тиешле кошлар да китәргә ашыкмый.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ноябрь аномаль җылы булу аркасында кызыл тал йокыдан «уянган». Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Түбән Кама» милли паркының кече фәнни хезмәткәре Альберт Галиев хәбәр итте.

«Нәтиҗәдә, кышкы йокыга талган агачлар да «уянды», – дип искәртте Галиев.

Көннәр җылы тору сәбәпле, җылы якка очарга тиешле кошлар да китәргә ашыкмый. Алабугадагы Спас соборы янында, Тойма елгасы буенда «Кызыл китапка» кертелгән, Көньяк Европада кышлый торган чал тукранны әле дә күрергә мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot