news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда номерсыз машина белән идарә итүче ир-ат юл читенә төшеп киткән

Юл һәлакәте кичә Сарман районында булган.

Татарстанда номерсыз машина белән идарә итүче ир-ат юл читенә төшеп киткән

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда номерсыз машина белән идарә итүче ир-ат юл читенә төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә кичке бишенчеләрдә Сарман районының Сөлек авылы янында булган.

«Нива» автомобиле белән идарә итүче 60 яшьләрдәге ир-ат юл читенә төшеп киткән һәм шунда ук һәлак булган.

«Күрәсең, идарәсен югалткандыр», - диде агентлыкка аварияне күргән кешеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot