news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда нисаб күләме билгеле булды

Кешенең артык 20 мең сум акчасы булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.

(Казан, 6 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 мең сумны тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков хәбәр итте.

“Корбан чалу өчен түбәндәге билгеләр булу шарт: мөселман динендә булу, коллыкта саналмау (төрмә мәгънәсендә түгел), сәфәрдә булмау һәм нисаб булу (бу очракта кимендә 20 мең). Кеше корбанны бәйрәм көнендә чалырга тиеш. Әгәр дә соңга кала икән, ул корбанның уртача бәясен белешеп, шул суммада сәдака гына бирә ала”, - ди ул.

Булат хәзрәт сүзләренчә, әлеге сумма күләменә бурычлар да исәпкә алына. “Корбан чалу көнендә кешенең 20 мең акчасы булырга тиеш. Әгәр дә, әйтик, кешенең 20 мең акчасы булып та, түләнмәгән бер мең сум әҗәте булса, бу кешенең ирекле 19 мең акчасы гына бар дип карала. "Санап чыгарганнан соң, кешенең егерме меңнән азрак акчасы калса, аңа Корбан чалу мәҗбүри түгел", - диде Булат хәзрәт.

“Әгәр дә гаиләдә баланың ирекле 20 мең сум акчасы бар икән, ул да үз исеменнән корбан чалдырырга тиеш була. Моны ул ата-анасына әйтә ала. Гаилә исеменнән корбан чалдырырга ярамый, фәкать кеше исеменнән генә чалына”,- диде хәзрәт.

Хәзрәт гаиләдә һәр кеше акча җыешып, бер сыер алса, ул вакытта шул гаилә әгъзалары исеменнән корбан чалу яраганлыгын әйтте. “Ул вакытта кабул ителә. Корбан чалучы үз исеменнән чалдырган вакытта әҗер-савабын кемгә багышласа да була: бөтен кеше, мәрхүм булган кеше һ.б. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң”, - диде ул.

“Корбанлык хайванның кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, сарык яки кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Әгәр дә сарык ярты еллык булып, әмма көр һәм таза була икән, аны да корбанга чалып була. Эре мөгезле хайваннардан сыер, үгез, буйвол ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш. Ат, тавык һ.б. хайваннарны чалырга ярамый”, - диде хәзрәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100