news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда әниләрне “Ана даны” медале белән бүләклиләр

“Әниемә чәчәк бәйләме” концертында 600дән артык хатын-кызны бүләкләнәчәк

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда Г.Камал исемендәге театрда Әниләр көненә багышланган “Әниемә чәчәк бәйләме” дип аталган республика акциясе була, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Бу көнне республикада яшәүче 600дән артык хатын-кыз бүләкләнәчәк. Бәйрәм чарасы алдыннан театр фойесында Татарстан приютларында тәрбияләнүче балалар эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылачак.
Республика шәһәрләре һәм районнарында яшәүче күп балалы аналар чараның мактаулы кунаклары булачак. Аларның күбесе төрле тармакта эшләүче атказанган хезмәткәрләр, Социалистик хезмәт геройлары, дәүләт бүләкләренә ия булучылар.
Бәйрәмдә аналарны “Ана даны” медале белән бүләклиләр.
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашуы көтелә. Бәйрәмдә популяр башкаручылар, балалар хореография коллективлары , вокалчылар чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot