news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда никахлашучылар саны арткан, аерылышучылар саны кимегән

2025 елның беренче ике ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда өйләнешүчеләр саны арту һәм аерылышулар саны кимү теркәлгән. Бу Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән республиканың социаль-икътисадый хәле турындагы докладтан күренә.

Татарстанда гыйнвар-февраль айларында 2581 никах теркәлгән. Үзләрен рәсми никах белән бәйләргә теләүче парлар узган 2024 елның шушы чоры белән чагыштырганда 365 кә күбрәк булып чыккан. Шул рәвешле, туйлар саны елына 16,5 процентка диярлек арткан.

Шуның белән бергә төбәктә 1804 пар аерылышкан – 2024 елның беренче ике аена караганда 315кә кимрәк. Димәк, таркалган гаиләләр саны еллык чагылышта 14,8 процентка кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100