news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда никахны теркәү өчен электрон гариза бирү сервисы яңадан эшли башлый

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында ЗАГСның кайбер сервислары, федераль мәгълүмат системасына күчү сәбәпле, 1 октябрьдән эшләми торган иде.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Никахлашуны теркәү өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша ЗАГСка электрон гариза бирү сервисы яңадан эшли башлый. Бу хакта Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЗАГСка электрон гариза бирү хезмәтендә кияү белән кәләш өйләнешү көнен һәм урынын билгеләү, дәүләт пошлинасын түләү каралган.

  • Татарстанда 1 октябрьдән ЗАГС органнарына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп булмавын хәбәр иткән иде.

Республика халкы никахлашу һәм бала тууны, шулай ук аерылышу һәм кеше үлеме буенча теркәүләрне электрон гариза аша вакытлыча башкара алмый торды. Проблема “Гражданлык халәте актлары язмаларының бердәм дәүләт реестры” системасы төбәкнекеннән федераль сервисына күчкәндә килеп чыккан иде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot