news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ничә табиб җитмәве билгеле

2020 ел башына Татарстанда 47 562 медицина хезмәткәре исәпләнә.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда табибларга ихтыяҗ 1500ләп кеше тәшкил итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында медицина тармагына кадрлар җәлеп итүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 970 кеше амбулатор звенога, 530 стационар оешмаларга җитми. 2020 ел башына Татарстанда 47 562 медицина хезмәткәре исәпләнә. «Республикада 13 меңгә якын табиб, 36 меңләп урта медицина персоналы бар. Табиблар белән тәэминат 10 мең кешегә 35,4 дәрәҗәсендә», — диде Илдар Фатыйхов.

Ул республикада табиблар сафы киңәя баруын әйтте. Былтыр 280 табиб эшкә килгән, алдагы елда бу күрсәткеч 221гә тәңгәл. «Илнең 50 дән артык төбәгендә тискәре баланс, бездә әле уңай вазгыять саклана», — диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100