news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда нефтьче һәм табибларга фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премияләре тапшырылды

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов галимнәрне Казан Кремлендә бүләкләде.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген бер төркем галимнәргә республиканың фән һәм техника өлкәсендәге иң югары бүләге тапшырылды. Дәүләт премиясенә лаеклыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

Тантана Россия фәне көненә багышлана. Фән көне, кичә, 8 февральдә узды. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт премиясен тапшыру турында Указ республика Президенты тарафыннан узган елның 16 ноябрендә имзаланган. 2017 елда конкурска тәкъдим ителгән 12 эшнең 5се шушы бүләккә лаек дип табылган.

Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне Фән көне белән котлады. "Бүген без Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреатларын бүләклибез. Сез дөньяның фәнни киңлегендә танылган профессионаллар, югары дәрәҗәле белгечләр. Сезнең казанышларыгыз – четерекле, тирән хезмәт, өзлексез тикшеренүләр эшчәнлеге нәтиҗәсе. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз. Сез ил һәм республика икътисады үсешенә зур өлеш кертәсез. Фән өлкәсендә актив эш алып барасыз”, - дип мөрәҗәгать итте Президент.

Рөстәм Миңнеханов биш хезмәтнең өчесе медицина өлкәсенә кагылышлы булуын билгеләп узды. "Бу тикшеренүләр табигый фәннәр һәм медицина өлкәсендә галимнәрнең югары статусы турында сөйли. Яңа технологияләр керткәндә, мультидисциплинар караш кирәклеген дәлилли, фундаменталь һәм практик медицина үсешенә теләктәшлек итә, республика һәм ил халкы сәламәтлеген саклап калу мөмкинлеге бирә”, - дип белдерде.

Калган ике хезмәтнең берсе - нефть ятмаларында нефть чыгару темпларын арттыру өчен технологияләр комплексын эшләү, икенчесе Галәм турында фән тикшеренүләре циклыннан гыйбарәт. “Безнең белгечләр тәҗрибәсе дөнья күләмендә уңышлы эшкә җигелә. Икътисадның реаль секторы үсеше фәнни өлкәдә максималь хезмәттәшлекне сорый”, - диде Президент. Аның әйтүенчә, нефть сәнәгатендәге бүгенге уңышлар шуны күрсәтә. “Бу уңай икътисади нәтиҗәлелек бирә”, - дип Рөстәм Миңнеханов өстәмә рәвештә суыртылган 6,7 млн тонна нефтьнең 5,5 млрд сумнан артык керем китергәнен әйтте. “Нефть сәнәгате икътисадта төп урыннарның берсен алып тора. Быел да “Татнефть” вәкилләре премиягә лаек булдылар”, - диде ул.

“Татнефть” ширкәтеннән 8 кеше нефть чыгару күләмнәрен саклап калу, углеводород чималыннан нефть алуны арттыруга юнәлдерелгән технологияләр комплексын эшләгән. Дәүләт премиясе аларга "Татарстан Республикасының нефть ятмаларында нефть чыгару темпларын һәм нефть суырту күләмен арттыру өчен технологияләр комплексын эшләү һәм аларны сәнәгатькә кертү" хезмәте өчен бирелде.

Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты галимнәренең Галәм турында фән һәм фундаменталь бәйләнешләр теориясендә тикшеренүләр циклыннан торган хезмәтенә югары бәя бирелгәнен әйтте. КФУның 4 галиме "Фундаменталь кырлар теориясендә гравитация, астрофизика һәм космология теориясе кулланылган инвариант-төркем ысуллары" хезмәте өчен бүләкләнде.

Медицина белән бәйле хезмәтләргә кире кайтсак, "Биокатализ һәм биомедицина технологияләрен инновацияле үстерү өчен күпфункцияле наносистемалар" хезмәте югары бәяләнде. Бу - Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, Казанның биохимия һәм биофизика институты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Новосибирск дәүләт илкүләм тикшеренү университеты галимнәренең күмәк хезмәте.

"Баланы тудырганда аның үзәк нерв системасының зыян күрүе. Мультидисциплинар караш, диагнозны иртә кую, профилактика һәм этаплап реабилитацияләү системасы" хезмәте өчен Казан дәүләт медицина академиясенең 8 галиме премия лауреаты булды. Эшләр циклы, бала туганда имгәнүне кисәтү, аны башлангыч чорда ачыклау һәм этаплап тернәкләндерүгә юнәлдерелгән. Авторлар яңа туган баланың умырткалыгы һәм арка мие имгәнү механизмын өйрәнгән. Бала туганда нерв системасы какшауның баштагы һәм соңгы өзлегүләре тикшерелгән.

Хезмәтнең җитәкчесе – Казан дәүләт медицина академиясенең балалар неврологиясе кафедрасы профессоры Елена Морозова. Ул 45 ел эчендә беренче тапкыр академия кафедрасы галимнәренең эшенә шундый зур бәя бирелгәнен билгеләп узды. “Ни кызганыч, остазыбыз Александр Ратнер шушы көнне күрә алмады. Әмма без, аның укучылары, шушы бүләккә лаек булуыбыз белән горурланабыз”, - диде. Сүз уңаеннан, медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина академиясе балалар неврологиясе кафедрасының элеккеге мөдире Ратнерга премия вафатыннан соң бирелде.

“Кан тамырлары һәм йөрәк кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен яңа микрохирургия технологияләре һәм инструментлары буенча тикшеренүләр уздыру, аларны эшләү һәм клиник практикага кертү” хезмәте авторлары бүләкләнде. Дәүләт премиясе Ренат Акчурин җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре Илкүләм медицина кардиология тикшеренү үзәге галимнәре һәм Казан медицина инструментлары заводы хезмәткәрләренең уртак эше өчен бирелде. “Россия өчен бу проект мөһим. Без моны 30 ел дәвамында әзерләдек. 30 ел, адым артыннан адым, кан тамырлары микрохирургиясе өлкәсендә эшләнгәннәрне гамәлгә керттек, аннары коронар хирургиясе өлкәсендә шөгыльләнә башладык һәм күпкә универсаль инструментлар җыелмасын уйларга кирәк дигән карарга килдек. 30 ел шушыңа якынлаштык. Соңгы ун елда бу җиһазлар Россиядә популяр, аларны чит илдә алалар, үз кләймәсен куеп, үзләренеке итеп саталар. Мин моны АКШта халыкара күргәзмәдә күргәч гаҗәпләндем”, - дип билгеләп узды Ренат Акчурин журналистларга.

“Татарстанда төрле юнәлешле фән мәктәпләре үсеш ала. Бу тикшеренүләрнең фәнни кадрлар тәрбияләүдә зур роль уйнавын күрсәтә, икьтисад секторының үсешенә позитив йогынты ясый. Сезне чын күңелдән премияләр алуыгыз белән тәбриклим. Нык сәламәтлек, яңа казанышлар, уңышлар телим. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт”, - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов тантананы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100