Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Нефть саммиты ачылды
ТР нефть табу компанияләренең төп киңәшмәсе республикада «кара алтын» чыгара башлауга 75 ел тулуга багышланган.
(Карабаш, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Карабаш бистәсендә республикада «кара алтын» чыгара башлауга 75 ел тулуга багышланган Нефть саммиты ачылды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Ул республиканың нефть, технология предприятиеләре һәм оешмаларының яңа эшләнмәләре урын алган күргәзмә белән танышты. Алар арасында «Татнефть» ГАҖ, «Татнефть» компаниясенең «Бөгелмә механика заводы», «РИТЭК» АҖ, «Кварт» ГАҖ, «Нефтех» ЯАҖ, «ЭЛКАМ», «ТатПром-Холдинг», «ТАПАРТ», «НПФ «Пакер» компанияләре, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты бар.
Татарстанның нефть элитасы тармакны алга таба үстерүдә консолидацияләнгән позиция булдыру өчен 17нче тапкыр җыелды.

Аерым алганда, «Татнефть» компаниясе «кара алтын» чыгаруда цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Моннан тыш, ТР Президентына «ТАНЕКО» Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының цифрлы «игезәге» хакында сөйләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз