Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда нефть-газ комплексында продукция җитештерү күләме сакланган
Р.Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча нефть-газ комплексында продукция җитештерү күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланды, дип "Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллин бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында әйткән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган.
"Нефть продуктларын җитештерү индексы 105,8 % тәшкил итте, резинадан продукция - 115.4 %. Нефть чыгару күләме, химия продукцияcен һәм пластмассадан эшләнмәләрне җитештерү күләме кимеде", дип сөйләгән утырышта "Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткән.
"Татарстан Республикасында 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча нефть-газ комплексында продукция җитештерү күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланды. Нефть продуктларын җитештерү индексы 105,8 % тәшкил итте, резинадан продукция - 115.4 %. Нефть чыгару күләме, химия продукцияcен һәм пластмассадан эшләнмәләрне җитештерү күләме кимеде", дип сөйләде утырышта "Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткән.
Рафинат Яруллин сүзләре буенча, төп предприятиеләрдә производство күләме 2,3 поцентка артты. "Татнефть" шиналар комплексында, "ТАИФ-НК" һәм "Карпов исемендәге химия заводы"нда үсеш темплары аеруча зур. "Төп предприятиеләр җитештергән товарларның яртсысыннан артыгын чит илләргә саттылар. Чит базарларга сату күләме "Казаноргсинтез" ГАҖ, "Аммоний" комплексында гына кимеде. Пластмассадан товарлар, киресенчә, чит илләргә сатылмый диярлек", дип сөйләгән генераль директор.
ТР нефть-газ комплексының республика бюджетына түләүләре күләме агымдагы елның 1 кварталында 3 процентка кимегән. Шул ук вактытта "Татнефть" компанияләр төркеме, "Казаноргсинтез" ГАҖ, "Карпов исемендәге химия заводы" һәм "Химград" технополисы резидентлары салым түләүләрен арттырган. Барлыгы бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга НГХК предприятиеләре 82 млрд. сум түләгән.
"Полимерларны һәм махсус химияне эшкәртү өлкәсендә үсеш өчен финанс ресурслар юк, кече һәм урта бизнес өчен кредитлар һаман кыйбат", -дигән Рафинат Яруллин.
Соңгы биш елда химия тармагындаге керемгә инвестицияләр мөнәсәбәте 16 проценттан 9 процентка кадәр кимеде, резин һәм пластмасса эшләнмәләре җитештерүдә өченче ел рәттән 3 проценттан да артмый. Төп акча чараларын яңарту өчен 25 проценттан да ким булмаска тиеш. Татарстанда технологик инновацияләргә соңгы өч елда чыгымнар бары нефть чыгаруда һәм нефть эшкәртүдә генә артты. Шул ук вакытта күпчелек нефть-гах химиясе предприятиеләрендә җиһазлар тузу дәрәҗәсе 50 % тан арта. Химия һәм нефть химиясе өлкәсендә ул арта бара. Шундый шартларда дөнья базарында конкурентлыкка сәләтле булу кыен, дип саный Рафинат Яруллин.
Утырышта Татарстан ягулык-энергетика комплексына берничә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү тәкъдим ителгән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз