news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда нефть чыгару күләме арта

Гыйнварда 2758,6 мең тонна нефть чыгарылган. 2009 елның гыйнварына карата үсеш 0,8 процент тәшкил итә

(Казан, 3 февраль, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанның нефть компанияләре 2010 елның гыйнвар аенда 2758,6 мең тонна “кара алтын” чыгарган, бу 2009 елның гыйнварына карата 100,8 процент тәшкил итә. Шул исәптән, кече нефть компанияләре 560,7 мең тонна (үсеш – 0,9 процент) нефть чыгарган, “кара алтын” табуда аларның өлеше 20,3 процент тәшкил итә.
“Татнефть” ААҖ гыйнварда 2198 мең тонна нефть чыгарган, бу 2009 елның гыйнварына карата – 100,8, план күрсәткеченә карата 101,9 процент тәшкил итә. “Татнефть” компанияләр төркеменең Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге нефть ятмаларында 23,1 мең тонна (планның 100,7 проценты) “кара алтын” чыгарылган. Магистраль нефть үткәргечләр системасына 2154,9 мең тонна нефть тапшырылган, шуның 50 мең тоннасы – планнан тыш.
Гыйнвар аенда 57,7 мең метр (2009 елның гыйнварында – 57,8 мең метр) җир борауланган, шуның 47,6 мең метры (узган елның гыйнварында – 51,9 мең метр) – “Татнефть” ААҖ өчен. Шул исәптән, эксплуатация максатыннан – 44,9 мең, разведка ясау максатыннан 2,7 мең метр җир борауланган.
Заказчыларга 32 скважина (2009 елның гыйнварында – 23) төзеп тапшырылган, шуның 11 е (моннан бер ел элек – 13) – “Татнефть” ААҖ өчен.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100