news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда акчалата компенсация урынына ташламалар алучылар арткан

Соңгы ун ел эчендә Татарстанда акчалата компенсация урынына ташламалар алучылар 9,5 процентка арткан.

«Бүгенге көнгә соцпакеттан баш тартучылар 63,95 процент. Федераль күрсәткеч югарырак – 85 процентка кадәр. Бездә уртак эш нәтиҗәсе буларак, соцпакеттан баш тартучылар кими», - диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева аерым категория гражданнарын дәвалау чаралары белән тәэмин итү темасына багышланган матбугат конференциясендә.

«Әлбәттә, бу әле безне сөендерә торган саннар түгел, без аңлыйбыз – программаның финанс тотрыклыгын арттыруга һәркем үз өлешен кертә, ташламаларга хокукы булган гражданнарга даруларның үтемлеген арттыра», - ди министр урынбасары.

Фәридә Яркәева әйтүенчә, уртак эш муниципаль берәмлекләр, дәвалау оешмалары, пенсия фонды, ТР Министрлар Кабинеты ярдәме белән үткәрелә. Ведомствоара комиссиягә вице-премьер Ләйлә Фазлыева җитәкчелек итә.

Компенсация суммасы аена 1 мең сумнан бераз гына артык. Соцпакет сайлаган очракта, бу программа буенча бирелә торган дарулар берничә тапкыр кыйммәтрәккә чыга. Барлык медикаментлар федераль бюджеттан сатып алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot