news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды

Акциянең максаты – хокук саклау структуралары, хакимият органнары һәм гражданнар җәмгыятенең наркотикларга каршы көрәштә көчләрен берләштерү.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды. Шул уңайдан, бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе узды. Аны агентлык җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов алып барды.

Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев, наркоген үзлеккә ия теләсә нинди матдәләрне таратуны хокук саклау структуралары тарафыннан оператив төстә вакытлыча тыю турындагы мәсьәләне кичекмәстән хәл итү заруриятен билгеләп үтте. Мондый закон проекты Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәте тарафыннан эшләнгән. Күпчелек илләр контрольгә кую регламентларын бер атнага кадәр оптимизацияләп, үзенең якланганлыгын күпкә арттырды. Шул рәвешле, Россия күп кенә чит илләрнең наркотиклар белән эш итүчеләре өчен мишеньгә әверелде.

Матбугат очрашуында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда да наркоманияне таратуга каршы көрәшкә, аны кисәтүгә һәм сәламәт тормыш рәвешен алга сөрүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар кабул итү зарур.

Акциянең максаты – хокук саклау структуралары, хакимият органнары һәм гражданнар җәмгыятенең наркотикларга каршы көрәштә көчләрен берләштерү. Акция кысаларында республикада хокук саклау ведомстволары эше җанландырылачак, оператив-эзләү чаралары үткәреләчәк.

“Профилактика эшләренең мондый формасы республикада инде тәүге мәртәбә генә уздырылмый, һәм ул үзен уңай яктан күрсәткән”, - дип билгеләп узды Ф. Шабаев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100