news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда наркология хезмәтенә нигез салган Любовь Никольская вафат

Любовь Никольская Республика наркология диспансерын 20 елдан артык җитәкләде.

Татарстанда наркология хезмәтенә нигез салган Любовь Никольская вафат
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда наркология хезмәтенә нигез салган Любовь Дмитриевна Никольская 81нче яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Озак вакытлы авырудан соң вафат булды, диелгән ведомство хәбәрендә.

Нәкъ менә Любовь Никольская төбәктә наркология хезмәтенә нигез сала. 1977-1998 елларда ул Республика наркология диспансерының баш табибы, 1998–2006 елларда диспансерның баш табиб урынбасары була.

Аның укучылары илнең төрле шәһәрләрендә эшли. Алар илдәге югары уку йортларының психология һәм психиатрия кафедраларында хезмәт куя.

Любовь Никольская “СССР сәламәтлек саклау отличнигы” һәм “Татарстанның атказанган табибы” мактаулы исемнәренә лаек булган шәхес.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре һәм хезмәттәшләре Любовь Дмитриевнаның якыннары, туганнарының кайгысын уртаклаша. Аның якты хатирәсе коллегалары һәм укучылары күңелендә озак сакланачак, диелгән министрлык хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100