Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда наркодиспансерның баш табибы тоткарланган
Суд Чаллы наркология диспансерының баш табибы Рамил Саттаровны 4 ноябрьгә кадәр өй арестына җибәрде. Аны мошенниклыкта гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Аны кичә – 8.30 сәгатьтә эш бүлмәсендә тоткарлаганнар. Шәһәрнең наркодиспансеры җитәкчесе хезмәт урынында рәсми документларга белә торып ялган мәгълүматлар кертүдә һәм бюджеттан дүрт миллион сумга якын акча урлауда шикләнелә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул «үле җаннарны» эшкә урнаштырган. Көч структуралары июнь аеннан бирле тикшерү алып барган. Саттаров Чистайда туган. 2005 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2007 елдан республика наркология диспансерында табиб-психиатр һәм бүлек мөдире булып эшләгән. 2016 елның июнендә наркодиспасерның Чаллыдагы филиалына баш табиб итеп билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз