news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда нанотехнологияләр өлкәсендә инновацион территориаль кластер ачыла

Бу хактагы Указны ТР Президенты имзалады

  (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда нанотехнологияләр өлкәсендә инновацион территориаль кластер булдыралар. Бу хактагы Указны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

“ТР Икътисад министрлыгы һәм “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” ЯАҖнең нанотехнологияләр өлкәсендә инновацион территориаль кластер булдыру тәкъдимен кабул итәргә”, - диелгән Указ текстында. Шунда ук, кластер “Татарстан Республикасы икътисадының инновацион үсеше, икътисад секторына алдынгы технологияләрне кертү, югары технологияле эш урыннары булдыру һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү” максатыннан ачыла дип белдерелгән.

Документта белдерелгәнчә, 1 декабрьгә кадәр ТР Министрлар Кабинетына кластер булдыру буенча чаралар планын төзергә һәм расларга кирәк.

“Татнефть” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ, “ТАИФ” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ һәм Татарстанның нанотехнологияләр кулланып продукцияләр җитештерүче башка сәнәгать предприятиеләренә, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә кластер булдыруда катнашырга тәкъдим итү зарур, диелгән.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100