news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда наноиндустрияне үстерү программасы 181 миллиард сумга төшәчәк

Бүген ТР Хөкүмәтендә 2015 елга кадәр Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү комплекслы программасы кабул ителде

(Казан, 20 ноябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). 2015 елга кадәр Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү комплекслы программасы 181,7 миллиард сумга төшәчәк. Бүген әлеге документ ТР Министрлар Кабинетында узган “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча Координация советының киңәйтелгән утырышында кабул ителде. Утырышны Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Свинаренко катнашты.
А.Свинаренко билгеләп үткәнчә, программа инде күптәннән эшләнә. “Республиканың программаны эшләүгә комплекслы якын килүен хупларга кирәк”, – дип белдерде “Роснанотех” генераль директоры урынбасары.
2015 елга кадәр Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү комплекслы программасы нанотехнологияләр һәм наноматериаллар булдыру буенча тикшеренүләр һәм тәҗрибә–конструкторлык эшләре өлкәсендә 174 проектны гамәлгә кертү, шулай ук аларны икътисадның төрле тармакларында сәнәгый файдалануны күздә тота. Татарстанда эшләнгән һәм программага кертелгән проектларның гомуми күләме 181,7 миллиард сум тәшкил итә.
Дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары билгеләп үткәнчә, нанотехнологияләрне үстерү проектының программага кертелүе аны финанслауга гарантия булып тормый. “Бүгенге көндә без Татарстаннан 35 заявка алдык, аларның 8 е буенча документлар алынган, икесе буенча экспертиза бара. Проектларның саны күп булса да, еш кына сыйфаты тиешле таләпләргә җавап бирми, – дип ассызыклады Андрей Свинаренко. – Проектларның сыйфатын күтәрү алымнары хакында уйларга кирәк”.
“Роснанотех” дәүләт корпорациясенең инвестиция эшчәнлеге буенча директоры идарәчесе Дионис Гордин шулай ук программага кертелгән проектларның җитәрлек дәрәҗә эшләнмәвенә игътибар юнәлтте. “Татарстан Республикасы тарафыннан тәкъдим ителгән проектлардан бары тик “Данафлекс” кына барлык экспертизаларны узды, моннан тыш, тагын бер проект финал стадиясендә”, – дип ассызыклады Д.Гордин.
Дионис Гордин наноиндустрия өлкәсендәге проект авторларының Россия венчур компаниясе белән хезмәттәшлеген көчәйтү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Д.Гордин тарафыннан тәкъдим ителгән “Роснанотех” идеяләренең тагын берсе – Татарстанда нефть химиясе өчен фонд булдыру. “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең идарәче директоры фикеренчә, республикадагы потенциал мондый фондны булдырырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов “Роснанотех” җитәкчеләренең тәкъдимнәре белән килеште. “Безгә чыннан да үзебезнең проектларга булган мөнәсәбәтне берникадәр үзгәртергә кирәк. Яхшы идея урын алган берничә бит кәгазь – ул әле проект түгел, – диде республика Хөкүмәте башлыгы. – Иң элек “Роснано”га булган тәкъдимнәребезне үзебездә җентекләп тикшерергә кирәк. Һәр проектны “Роснано”ның барлык нормалары һәм регламентларына туры килүе җәһәтеннән җентекләп анализлау зарур”.
“Хәзерге вакытта акча бар, әмма аларны болай гына бирмәячәкләр – сыйфатлы проектлар кирәк”, – дип саный Рөстәм Миңнеханов.
“Нәкъ менә предприятиеләр наноиндустрия проектларына булган таләпләрне формалаштырырга, программа бизнес һәм фәнни институтларның уртак эшчәнлеге инструменты булырга тиеш”, – диде А.Свинаренко.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100