news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

Үзгәреш безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Май аеннан башлап (Казан өчен - 5 майдан) һәм август башына кадәр, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый, дип хәбәр итә татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге.

Моңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, төнге ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне билгеләп булмый. Бу безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.

Шул сәбәпле, ислам галимнәре фикеренә нигезләнеп, әлеге вакытны сәгатьләр буенча исәпләргә карар кылынды. Ястү намазын - кояш баеп, 1,5 сәгать вакыт узгач, ә сәхәр тәмамлану һәм иртәнге намаз вакыты керү - кояш чыгарга ике сәгать алдан була, дип кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot