news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда һөнәри техник училище укучылары арасында иң яхшы волейболчыларны ачыклыйлар
Ярышлар ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры кубогына үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Чаллыда һөнәри көллият һәм училищеларда укучы яшьләр арасында волейбол буенча Бөтенроссия ярышлары башлана. Чараны ачу парады 26 февральгә билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан.
Чаллы политехника көллияте базасында узачак чара башлангыч һөнәри белем бирү системасы оешуга 70 ел тулуга багышланган. Оештыручылар әйтүенчә, ярышлар яшьләрнең спорт осталыгын арттырырга, шулай ук көллият һәм училищелар арасында дусларча элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Беренче урынны яулаган команданы ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры кубогы белән бүләкләячәкләр. Башка призерларны медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Ярышлар 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot