news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Нәҗип Җиһановны искә алалар

Бүген Казанның Арча зиратында татар халкының күренекле композиторы Нәҗип Җиһанов каберенә чәчәкләр салу тантанасы узачак

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казанның Арча зиратында татар халкының күренекле композиторы Нәҗип Җиһанов каберенә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Ел саен 15 гыйнварда – композиторның туган көненә аны искә алу чаралары оештырыла.
Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Үсмер чакта әти-әнисен югалта, балалар йортында тәрбияләнә. Музыкага һәвәслек Мәскәү консерваториясен тәмамлаган егеткә республика мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Сугыш алды елларында ук аның “Качкын” симфониясе һәм операсы языла.
Нәҗип Җиһанов тарафыннан 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, камера, вокал һәм инструменталь музыка әсәрләре иҗат ителә. Көйләрендә татар, рус һәм дөнья музыка сәнгате традицияләре үрелеп барган үзенчәлекле композиторлык стиле чагылыш таба.
Татарстанның музыка мәдәнияте үсешенә дә композиторның керткән өлеше зур. Ул республика Композиторлар берлеге төзүдә катнаша, 1939-1977 елларда аның җитәкчесе була. Казан дәүләт консерваториясе ачылгач та, 1945 елдан аның ректоры була.
Композитор өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә вафат була.
Бүген аның эшен шәкертләре дәвам итә. Укучылары арасында танылган мөгаллимнәр, композиторлар, җырчылар, иҗат төркемнәре җитәкчеләре бар. Ел саен Нәҗип Җиһанов исемендәге яшь пианистлар бәйгесе яңа талантлар исемнәрен ача, композиторның музей-фатирында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә.
2011 елда Татарстанда Нәҗип Җиһановка 100 яшь тулу уңаеннан юбилей чаралары оештырыла. Аңа багышланган китаплар, музыка әсәрләре ноталарын бастырып чыгару, фестивальләр, бәйгеләр үткәрү, күргәзмәләр оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100