news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда музыка сәнгатен үстерүдә дәүләт программасы кертелергә мөмкин

“Бүгенге көндә программа эшләнү буенча сүз алып барыла”, - ди Разил Вәлиев.

Татарстанда музыка сәнгатен үстерүдә дәүләт программасы кертелергә мөмкин
архив

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүгенге көндә Татарстанда музыка сәнгатен үстерүдә дәүләт программасы эшләнү турында сүз алып барыла. Бу хакта Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Аның концепциясе эшләнде, киләчәктә, телләр турында дәүләт программасы булган кебек, музыка сәнгатен үстерү, алга җибәрү буенча дәүләт программасы булырга тиеш”, - диде ул.

Разил Вәлиев Татарстан Дәүләт Советында комитет утырышы уздырылганын әйтте. “Бу эшне без Мәдәният министрлыгы белән бергәләп алып барабыз. Аны башкарганда күз алдыбызда һәрвакыт татар җырының, моңының эталоны булып күренекле җырчыбыз Илһам Шакиров булырга тиеш”, - диде ул.

“Соңгы елларда күреп торабыз, татар җыры үзенең милли үзенчәлеген югалта башлады. Татар җырын тыңлаганда, әгәр сүзләре татарча булмаса, кайсы милләтнең җыры икәнен аңлап та булмас иде”, - диде халык шагыйре.

Разил Вәлиев фикеренчә, Илһам Шакиров эталон булмаса, акрын-акрын татар җыр сәнгатендә милли үзенчәлекнең югалуы ихтимал. “Халык хуплаганда гына зур эшләр башкарып булачак”, - диде ул.

“Туксанынчы елларда без ни өчен шактый зур уңышларга ирештек, законнар, карарлар кабул иттек? Халык яклаганга күрә. Әгәр дә халык аңламаган, таләп итмәгән булса, боларның берсе дә бу хәлдә булмас иде. Бүген дә без милләтебезнең киләчәге турында уйлыйбыз икән, безгә халык белән ныграк эшләргә кирәк”, - диде Разил Вәлиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100