news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр

21 апрельдә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне алдыннан, Татарстанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләгән бәйгегә нәтиҗә ясалды.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Россиядә Җирле үзидарә көне алдыннан, Казанда республиканың муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр һәм муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый инициатива бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максатында 2006 елдан әлеге бәйгене “Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе оештыра. Шулай ук бишенче ел аны үткәрүдә Россия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан оешмасы да катнаша.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Дәүләт Советы бинасында узды. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров сүзләренчә, быел 15 номинация буенча үткәрелгән бәйгегә республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән барлыгы 167 гариза кабул ителгән (үткән ел – 164). Минсәгыйть Шакиров иң актив районнарны атады – Саба районыннан 15 гариза, Казаннан – 11, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән – һәркайсыннан 9, Арча һәм Чаллыдан 7шәр гариза килгән. 

Бәйгегә нәтиҗә ясап, быел җирле үзидарә органнарында эшләүче 59 муниципаль хезмәткәрнең эшчәнлеге дипломнар, 20–30 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән билгеләп үтелде. Шулай ук җирле үзидарә темасын яктырта торган гаммәви-мәгълүмат чаралары, журналистлар арасындагы иҗади бәйгегә дә йомгак ясалды.

“Муниципаль хезмәттә күп нәрсәне кадрларның әзерлек дәрәҗәсе хәл итә. Шуңа күрә без кадрларның квалификациясен, профессиональлеген арттыруга зур игътибар бирәбез. Бу һөнәр бер урында таптануны яратмый, чөнки законнар, социаль-икътисади шартлар үзгәреп тора, димәк, һәрвакыт яңалыклардан хәбәрдарлык сорала. Ел саен шул максаттан җирле үзидарә хезмәткәрләре өчен республика семинарлары оештырабыз. Быелгысы майда булачак. Моннан 10 ел элек җирле үзидарә башлыклары арасында юридик, икътисади, финанслар өлкәсендә белеме булганнар нибары 2 процентны тәшкил итә иде, бүген бу күрсәткеч – 20 процент. Шулай ук сафларның яшәрә баруы куандыра. Иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгели торган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү – ул Россиядә 21 апрельдә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне алдыннан, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, якын киләчәккә яңа бурычлар билгеләү булып тора”, – дип белдерде тантаналы очрашуда Минсәгыйть Шакиров.

Муниципаль берәмлекләр советы уздырган бәйгедә җиңүчеләр “Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек”, “Муниципаль хуҗалык һәм яшәешне тәэмин итү системалары”, “Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү”, “Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү”, “Электрон хуҗалык китабы” мәгълүмати-аналитик системасын авыл җирлеге эшчәнлегендә нәтиҗәле файдалану”, “Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе – муниципаль берәмлек Һөнәри берлегенең социаль хезмәттәше”, “Социаль үсеш”, һәм, әлбәттә, “Шәһәр, авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинацияләрендә бүләкләнде. 

Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы буларак билгеләп үтелгән Вәлия Гыйззәтуллина җитәкләгән Мамадыш районының Кызыл тау авыл җирлеге Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырган “Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге” бәйгесендә дә өченче ел җиңү яулый. Шушы көннәрдә ул Мәскәүдә Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге Федерация Советы карамагында Җирле үзидарә буенча советның торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган утырышында катнашып, Татарстан тәҗрибәсе белән таныштырып кайтты. 

Вәлия ханым сигез авылны берләштергән Кызыл тау авыл җирлеген өч ел җитәкли. Аңа кадәр районның гаммәви мәгълүмат чараларында һәм район хакимияте башлыгы ярдәмчесе булып эшләгән. “Территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсен хәл иткәндә, Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә халык белән тыгыз эшләү тәҗрибәсе башка төбәкләрдә зур кызыксыну уята. Федераль, республика программалары безнең республикада уңышлы тормышка ашырыла. Шуңа өстәп, без, дәүләт программалары чараларыннан тыш, химаячеләрне, халыкны да җәлеп итә беләбез. Бездә хуҗасыз җир юк. Халык үзе яшәгән җирлекне төзекләндерүгә үзара салым җыеп та өлеш кертә, өмәләргә теләп чыга, шул рәвешле зиратларыбыз, чишмәләребез чистартыла. Татарстан тәҗрибәсенә бүген ихтыяҗ зур. Россия Төзелеш министрлыгы авыл һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерүдә методик тәкъдимнәр эшләячәге мәгълүм булды, анда Татарстанның да бу өлкәдәге уңышлы проектлары урын алачагы әйтелде”, – ди Вәлия Гыйззәтуллина6

Нурлат районының “Социаль үсеш” номинациясендә җиңү яулаган  Киекле авыл җирлеге башлыгы Рафис Ганиев сүзләренчә, муниципаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген бәяли торган бәйгеләрнең һәрдаим оештырылып торуы мөһим. “Бу безгә тагын да тырышып эшләргә этәргеч бирә”, – ди, Киекледән тыш, тагын Кизләү, Үрнәк авылларын берләштергән җирлек башлыгы. 

 
“Бүгенге көндә беренче чиратта Татарстанда тормышка ашырыла торган дәүләт программалары җирлекнең социаль үсешен кайгыртырга ярдәм итә. Без дә үз җирлегебездә балалар бакчасы, полиция участогы, юллар төзедек, урамнарны яктырттык, фермерлыкны үстерәбез. Халыкның үзара салым программасында катнашмый калганы юк: быелга аның 98 процентын тупладык инде, март аенда Киекледәге күлне чистартырга өлгердек, җәй көне өч авылда да юлларны төзекләндерәчәкбез”, – дип фикерләре белән уртаклаша Рафис Ганиев.
 
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров лауреатларны, җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, һөнәри бәйгеләр киләчәктә дә дәвам итәчәген искәртте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100