Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда муниципаль сайлауларга 3,4 меңнән артык кандидат тәкъдим ителгән
Татарстанда муниципаль депутатлар сайлауга 3437 кандидат тәкъдим ителгән. 7531 мандат алыштырылырга тиеш, дип хәбәр итте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта.
«Бердәм Россия» партиясеннән 1,9 меңнән артык кандидат тәкъдим ителгән, 1 меңнән артык кандидат үз-үзен тәкъдим иткән, «Гадел Россия»дән 150, «Яңа кешеләр» партиясеннән 124, ЛДПРдан 76 кандидат.
«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтеннән 51, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»нән 4, «Россия коммунистлары» Коммунистик партиясеннән һәм «Яблоко» партиясеннән берешәр кандидат тәкъдим ителде, диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Муниципаль сайлауларда теркәлү өчен җирле үзидарә органнары депутатларына кандидатлар документларны 4 августка тикле тапшырырга тиеш.
Татарстан Рәисен сайлауларга кандидатлар тәкъдим итү 11 июльдә төгәлләнде. Кондратьев искәрткәнчә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Руслан Йосыпов (ЛДПР), Рөстәм Миңнеханов (»Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») документлар тапшырган.
«Хәзер алар республиканың 34 районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларыннан кимендә 384 имза җыярга тиеш», – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Имзаларны Үзәк сайлау комиссиясендә 30 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.
Кондратьев ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда 18нче Мәләкәс сайлау округында тәкъдим итү этабы да тәмамланды, дип өстәде. Документларны Раил Миңнегалиев («Яңа кешеләр»), Андрей Фомичев (үз-үзен тәкъдим иткән), Татьяна Мухина (КПРФ) һәм Диана Полева (ЛДПР) биргән.
«Бу дүрт кандидатның берсенә – үз-үзен тәкъдим итүчегә бу округ территориясендә сайлаучыларның имзасын җыярга кирәк. Бу округтагы 53 мең сайлаучылардан 3 процент имза», – диде ул.
Татарстанда сайлаулар бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз