Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда муниципаль сайлауларга 11 меңнән артык кандидат гариза тапшырган
Татарстанда муниципаль депутатларга кандидатлар күрсәтү тәмамланды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта шулай дип белдерде.
Муниципаль сайлауларда (анда барлыгы 7,5 мең депутат сайланачак) 11,4 мең кеше үзен кандидат итеп күрсәткән. «Бердәм Россия»дән – 5,5 меңгә якын, «Яңа кешеләр»дән – 1,5 мең, ЛДПРдан – 510, КПРФтан – 465, «Гадел Россия»дән – 353 кандидат. Шулай ук 105 кеше – «Россия коммунистлары»н, 67 кеше – «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»н, ә 15 кеше – «Зеленые» экологик партиясен, бер кеше «Яблоко» партиясен тәкъдим итә.
Моннан тыш, сайлауда «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтеннән 160 кандидат катнаша, 2,6 мең кандидат үзен-үзе күрсәткән.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Татарстан Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) республика Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз