Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда муниципаль сайлауларга 10,5 меңнән артык кандидат тәкъдим ителгән
Татарстанда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга 10,5 меңнән артык кандидат тәкъдим ителгән. Бу хакта Казанда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Бүген 7 531 мандатка 10 517 кандидат дәгъва итә», – дип сөйләде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
«Бердәм Россия»дән 5 155 кандидат, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр – 2 380, «Яңа кешеләр» партиясеннән – 1 441, ЛДПРдан – 465, КПРФтан – 418, «Гадел Россия»дән – 337, «Россия коммунистлары» партиясеннән – 97, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе»ннән – 60, «Зеленые» экология партиясеннән – 15, «Яблоко» партиясеннән – 1 кандидат.
Муниципаль сайлауларда теркәлү өчен документлар территориаль сайлау комиссияләренә 4 августка кадәр тәкъдим ителергә тиеш, диде Кондратьев.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, партияләр күпкә җаваплырак һәм профессиональ әзерлекле булган. «Партия оешмаларында тәкъдим итүгә һәм теркәүгә документлар әзерләүче юристлар артты», – дип йомгаклады ул.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз