Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда муниципаль депутатларны сайлауда бердәм тавыш бирү көне башланды
Иртәнге сәгать 7дән Татарстанда муниципаль депутатларны сайлау өчен участоклар ачылды. 30дан артык районда 175 участок сайлау комиссиясе һәм 41 территория сайлау комиссиясе эшли. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«161 мандатка 541 кандидат дәгъва кылуын билгеләп үтәргә кирәк. Тавыш бирүчеләр өчен уңайлы һәм имин шартлар тәэмин итү буенча бик җитди эш башкарылды», - диде ул Татарстан Үзәк сайлау комитетының Телеграм-каналында видеомөрәҗәгатьтә.
Аның сүзләренчә, участокларда 654 күзәтүче бар, 292-84-33 номеры буенча кайнар элемтә эшли. «Без һәрвакыт гражданнарның теләсә нинди мөрәҗәгатьләре өчен ачык», - диде ул.
Искәртик, Татарстанда яшәүчеләр муниципаль депутатларны, шул исәптән Казанның Идел буе районында Павлюхин бермандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасының бер депутатын сайлый. Участоклар 20.00 сәгатьтә ябылачак.
Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бердәм тавыш бирү көнендә участокларда иминлекне тәэмин итүне йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз