news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлаулар башланды

Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлаулар башланды
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Татарстанда муниципаль берәмлек депутатларын өстәмә сайлаулар башланды. Сайлау участоклары иртәнге җидедә ачылды, дип хәбәр ителә республика Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында.

«Шәһәр һәм авыл советлары депутатларының 29 мандатына 116 кандидат – сәяси партияләрнең төбәк бүлеге вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче кандидатлар – дәгъва кыла», - диелә хәбәрдә.

Тавыш бирү Ютазы, Әгерҗе, Тукай, Аксубай, Менделеевск, Әлмәт, Апас, Лениногорск, Югары Ослан, Чүпрәле, Кукмара, Яшел Үзән, Алабуга районнарында, шулай ук Түбән Кама һәм Нурлатта үткәрелә. Анда республикада яшәүче 16 меңнән артык кеше катнашу хокукына ия.

Үзәк сайлау комиссиясендә искәртүләренчә, тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев элегрәк белдергәнчә, тавыш бирү вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтә телефоны эшли: 8 (843) 292-84-33. Аның буенча белешмә мәгълүмат алырга, шулай ук тавыш бирү участокларында ихтимал закон бозулар хакында хәбәр итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100