Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мунчада янып үлгән ир-ат мәете табылган
Янгын сишәмбегә каршы төндә Тукай районының «Шилнә» бакчачылык ширкәтендә чыккан.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанда мунчада янып үлгән ир-ат мәете табылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Тукай районының «Шилнә» бакчачылык ширкәтендә агачтан салынган мунчада янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 8 майда төнге икеләр тирәсендә килгән.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергәч, бер ир-атның мәетенә тап булган. Аның шәхесе әлегә ачыкланмаган.
Янгын мичне дөрес урнаштырмау һәм файдаланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз