Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мунчада су урынына бензин сибеп, өч кеше пешкән
Бу вакытта мунчада ир-ат, аның 37 яшьлек хатыны һәм 8 яшьлек улы булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Татарстанда бер ир-ат мунчада су урынына чүмеч белән бензин белән салган, өч кеше пешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл Комлы Ковал авылының Насослы урамында килеп чыккан. Урынга килгән 119нчы янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре аңлатуынча, гаиләнең 33 яшьлек хуҗасы канистрларны бутап, су урынына бензин алып сипкән.

Бу вакытта мунчада аның 37 яшьлек хатыны һәм 8 яшьлек улы булган. Нәтиҗәдә, аларның киеменә ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, алар утны үзләре сүндергән.

Нәтиҗәдә, ир-атны, хатын-кызны һәм ир баланы беренче һәм икенче дәрәҗәдә бит, арка, кул, аяклары пешеп, республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз