news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мохтаҗларга 1200 тоннадан артык гошер сәдакасы тапшырылган

Татарстанда мохтаҗларга 1200 тоннадан артык гошер сәдакасы тапшырылган
Фото: dumrt.ru

2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда мохтаҗларга 1200 тоннадан артык гошер сәдаксы тапшырылган. Азык-төлек продуктлары белән ярдәм итүче традицион акция ел саен ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән үткәрелә.

Быел җыелган продукция күләме буенча Буа (100 тонна), Балык Бистәсе (82 тонна), Әлки (76 тонна), Чирмешән (75 тонна) һәм Балтач (68,6 тонна) мохтәсибәтләре лидер булган. Шулай ук Чүпрәле, Мамадыш һәм Әтнә районнары да актив катнашкан.

Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына һәм мохтаҗ гаиләләргә тапшырылган. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанда яшәүче 750 мохтаҗ гаиләгә ярдәм күрсәтте – барлыгы 22 тонна яшелчә бирде.

Акция 2017 елдан бирле республиканың барлык мохтәсибәтләрендә үзәкләштерелгән рәвештә үткәрелә. Гошер –ул мөселманнар мохтаҗларга уңышының уннан бер өлеше күләмендә бирә торган сәдака.

news_right_1
news_right_2
news_bot