news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мотоциклга утырган балыкчылар боз астына төшеп киткән

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары зыян күрүчеләрне аэрочаналарда ярга чыгарган.

Татарстанда мотоциклга утырган балыкчылар боз астына төшеп киткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда балыкчылар утырган мотоцикл Идел елгасында боз астына төшеп киткән. Зыян күрүчеләр ярга чыга алмаган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 9.17 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Тәтеш районында Идел елгасында пристаньнан 300 метр ераклыкта балыкчылар утырган мотоцикла боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән. Өч ир-атның икесе судан үзләре боз өстенә чыккан. Әмма ярга кадәр бара алмаган, чөнки боз ярылган.

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары зыян күрүчеләрне аэрочаналарда ярга чыгарган. Ир-атларга мецина ярдәме кирәк булмаган.





news_right_1
news_right_2
news_bot