news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мотосезон башлану белән байкерларны ЮХИДИ мотобатальоннары күзәтәчәк

Татарстанда көннәр җылыну белән урамнарда тәүге байкерлар күренә башлады. Шуңа бәйле рәвештә, республикадагы автомобиль юлларына патрульлек итү өчен ЮХИДИ мотобатальоннары чыкты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Узган ел республика территориясендә мотоцикллар катнашында 63 юл һәлакәте булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 63е төрле тән җәрәхәтләре алган.

ЮХИДИ идарәсендә билгеләп үтүләренчә, ел саен республикада яшәүчеләрдән мотоциклларына махсус тавышйоткычлар (алар бик көчле тавыш чыгара) урнаштыручы байкерлардан зарланып мөрәҗәгатьләр килә. Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, тавышның тиешле дәрәҗәдән артып китүен ачыклау өчен полицейскийлар цифрлы тавыш үлчәгечләрдән файдалана. Әгәр кагыйдә бозучыны тотсалар, аңа 500 сум күләмендә штраф яный.

«Дәүләт инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра», - дип искәрттеләр республиканың ЮХИДИ идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot