news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мотоцикл йөртүче трассада машинага бәрелгән һәм һәлак булган

Татарстанда мотоцикл йөртүче трассада машинага бәрелгән һәм һәлак булган

Татарстанның Минзәлә районында трассада фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Хокук саклаучыларның мәгълүматларына караганда, Honda мотоциклы белән идарә иткән 24 яшьлек ир-ат имин тизлек сайламаган һәм туктап торган автомобильгә килеп бәрелгән.

Юл һәләкәте нәтиҗәсендә мотоцикл йөртүче урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot