news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мошенниклык очраклары кимегән

Алдалау очракларының күпчелеге дәвалау, бозым кайтару, акча алмашына дигән сылтау белән дә кылына, ди җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре.

Татарстанда мошенниклык очраклары кимегән
Султан Исхаков

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 2018 елның 11 аенда Казанда 2800 мошенниклык очрагы теркәлгән, әлеге күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда азрак. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә  җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре Раил Куряков хәбәр итте.

"Гадәттәгечә, мошенниклар арасында интернет һәм кәрәзле телефон аша акча үзләштерү ысуллары популяр. Татарстанда әлеге юл белән эшләнгән 1396 мошенниклык факты теркәлде. Дөрес, бу узган елның шушы чорына караганда азрак. Узган ел 3246 алдау очрагы ачыкланды", - диде ул.

Раил Куряков мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга да карамастан, алар кармагына эләгүчеләрнең күп булуын әйтте. Аеруча өлкән яшьтәгеләрнең зыян күрүе билгеле. Мошенниклар тозагына эләгүчеләр арасында яшьләр дә бар. Вируслы смс-хәбәрләр, интернет-тәкъдимнәр, сайтта товар сатып алу сылтавы белән кылынган алдалау очраклары да сирәк күренеш түгел.

"Алдалау очракларының күпчелеге дәвалау, бозым кайтару, акчалар алмашына дигән сылтау белән дә кылына. Алдау корбаннары – пенсия яшендәге гражданнар. Шулай ук элек алынган дару яки медицина җиһазы өчен компенсация алу очраклары белән мошенниклык очраклары еш күзәтелә. Мошенниклар яшьләрнең акчаларын интернет челтәрен файдаланып үзләштерәләр", - диде Раил Куряков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100