news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мошенниклар булмаган пенсионерлар өчен 7 миллион сум акча алган

Дәүләткә 7,2 миллион сум зыян китерелгән.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерү версиясе буенча 2012 елның декабреннән 2020 елның апреленә кадәр Татарстанда яшәүче кешеләр төркеме арадашчы аша Пенсия фондының төбәк идарәсенә инвалид пенсионерлар турында ялган мәгълүмат биргән.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, алар инвалидлык буенча пенсия һәм аннары айлык түләүләр алган. Дәүләткә 7,2 миллион сум зыян китерелгән.

Бу фактка карата «Түләүләр алганда мошенниклык һәм арадашлык гамәлләре» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Арадашчыга билгеле гамәлләр тыелган, калганнары беркая да китмәү турында гариза язган. Ачыкланмаган аферистларга карата башка эш ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100