Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мошенниклар республика халкын ничек алдавы турында фильм төшерделәр
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе «Код доступа: («Взломано»)» дип аталган фильм төшергән. Ул республикада аферистларның ничек эшләве һәм аларга каршы тору чаралары турында сөйли.
Премьера 21 гыйнварда 08:00 сәгатьтә «Россия 24» каналында булачак. Фильмны шул ук көнне 17:30 һәм 21:00 сәгатьләрдә һәм 24 гыйнварда 21:00 сәгатьтә кабатлап күрсәтеләчәк.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, россиялеләр мошенниклар алдау сәбәпле ел саен 5 триллион сум акча югалта. Татарстан халкы исә 2025 елда гына да аферистларга 6 миллиард сумга якын акчасын биргән.
Ведомство гражданнарны сак булырга, таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга ышанмаска һәм кешеләрнең инструкцияләрен үтәмәскә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз