news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мошенниклар белән эшләгән курьерны колониягә җибәрделәр

Казанда 29 яшьлек ир-атка карата хөкем карары игълан ителде. Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ир-ат алты мошенниклык эпизодын кылуда гаепле дип танылган.

Җинаять эше материалларына караганда, ир-ат, мошенник белән килешеп, аңа курьер буларак хезмәт күрсәткән. Аферист, гражданнарны алдап, акчаларын саклау яки тикшерү өчен «банк хезмәткәренә» яки «курьерга» тапшырырга күндергән. Нәтиҗәдә җинаятьчеләр 4 миллион сумнан артык акча урлаган.

Суд карары белән мошенникның курьеры 3 елга гомуми режимлы колониягә җибәрелде. Шулай ук суд зыян күрүчеләрнең дәгъваларын канәгатьләндерде һәм хөкем ителүченең кәрәзле телефонын дәүләт файдасына конфискацияләргә карар кылды. Курьер белән эшләгән билгесез мошенникка карата җинаять эше аерым җитештерү процессы итеп каралачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot