news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мөселманнар өчен хәләл дебет карталары барлыкка киләчәк

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы «Ак Барс» банкы белән берлектә «Мөселманнар өчен банк карталары» проектын эшләде һәм раслады. Шәригать нормаларына туры килгән дебет картасы эчтәлеге буенча - банкның стандарт карталы продуктларына якын.

Ислам нормалары нигезендә, картаның шактый өстенлекләре бар: счеттагы акчага процентлар исәпләнми; клиентларның акчалары аерым счетларда саклана; әлеге счетлардагы акчалар шәригать тарафыннан тыелган эшчәнлекне финанслауга файдаланылмый.

Карталар казино һәм теләсә нинди уен һәм лотерея бизнесы хезмәтләре; исерткеч һәм тәмәке сатучы махсус кибетләрдә товар алу өчен каралмаган, шул ук вакытта әлеге чикләүләр продукция сатучы универсаль кибетләргә кагылмый. Бу карта белән барларда һәм төнге клубларда түләп булмый, ләкин чикләүләр рестораннар һәм кафеларга кагылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot