Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мөселманнар өчен танышу сервисы булдырганнар
Татарстанда мөселманнар өчен заманча технологияләр һәм традицион кыйммәтләрне берләштерүгә юнәлдерелгән цифрлы танышу сервисын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында хәбәр иттеләр.
Проектны ИТ-парк резиденты төзегән, ул дини һәм мәдәни нормаларны исәпкә алып, партнер эзләү өчен имин цифрлы мохит булдыруга юнәлдерелгән.
Сервисны ясаучылар билгеләп үткәнчә, дөньяда якынча 2 млрд мөселман яши, шул ук вакытта 400 миллионнан артык кеше потенциаль рәвештә никахлашырга әзер. Әмма гамәлдәге танышу сервислары, алар бәяләвенчә, аларның кыйммәтләренә һәрвакытта да туры килми: хатын-кызлар еш кына җитәрлек дәрәҗәдә яклау сизмиләр, ә партнер сайлау процессында туганнарының катнашуы чикләнгән.
Яңа сервис профильләрнең анонимлыгының югары дәрәҗәсен, шулай ук сайлау процессына гаиләне һәм якыннарны җәлеп итү мөмкинлеген күздә тота. Кандидат белән өченче зат катнашында язышу алып барыла торган аралашу форматы аерым каралган.
Платформада инде 20 меңнән артык актив кулланучы теркәлгән. Шулай ук хәбәр ителгәнчә, проектны Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә киңәйтү өчен 85 млн сумга якын инвестицияләр җәлеп итәргә планлаштыралар. Халыкара базарларга чыгу өчен маркетинг каналларын үстерү һәм амбассадорлар һәм профильле брендлар белән хезмәттәшлек итү, шулай ук сервисны төбәкләрнең мәдәни үзенчәлекләренә яраклаштыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз