news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак
"Татар-информ" архивы

13 декабрьдә Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 29 һәм 30 нчы җүзләрен белү буенча III Республика бәйгесе узачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Усман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Конкурс Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында үтә.

Бәйге булачак имамнар һәм хафизлар арасында Коръәнне уку һәм ятлауга кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелә.

Катнашу өчен 5 кешедән артмаган командалар чакырыла. Чарада 9 мөселман уку йортыннан 55 шәкертнең, шулай ук Коръән ятлау үзәкләрендә белем алучыларның катнашуы көтелә. Нигезләмә буенча, бәйгедә Коръән хафиз булмаган, көндезге бүлектә белем алучы шәкертләр катнаша ала. Аларның барысы да Коръәнне яттан белергә һәм тәҗвид кагыйдәләре буенча укый алырга тиеш.

Бәйге бер этапта традицион форматта үтә: жюри әгъзалары Коръәннең 28 нче, 29 нчы яки 30 нчы җүзендәге аятьне дәвам итәргә кушачак. Һәр конкурсант биремне бер генә тапкыр үти ала.

Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100