news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда “Морозко-2010” бөтенроссия бәйгесе үтә
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында бөтенроссия күләмендә уза торган “Морозко-2010” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале-конкурсында катна
Скопировать ссылку
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Бүген - С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында һәм иртәгә, 27 февральдә – “Ак Барс” яшьләр үзәгендә бөтенроссия күләмендә уза торган “Морозко-2010” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале-конкурсында катнашырга теләүчеләрне тыңлау һәм сайлап алу туры узачак.
Проект “Россия мәдәнияте” федераль максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аны тормышка ашыруда Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды һәм “Интеллект-Клуб” балалар хәйрия фонды да катнаша.
Фестиваль-бәйгенең максаты – балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү, яшьләр иҗат коллективлары педагогларын фестиваль һәм конкурс чараларына җәлеп итү, балалар һәм яшьләрнең иҗади коллективлары белән эшли торган иҗат үзәкләре, студияләр, төркемнәр эшенә дәүләт ярдәмен күрсәтү, мәдәният эшлеклеләрен, дәүләт учреждениеләре һәм уку йортлары игътибарын сәләтле яшьләргә юнәлтү.
Бәйгенең инструментларда башкару, вокал, хореография, театрлар номинацияләрендә 7дән алып 28 яшькә кадәрге 300 кеше ярыша. Сәләтле яшьләр Татарстанга Бурятия, Коми, Башкортстан республикаларыннан, Красноярск, Пермь, Алтай, Ставрополь крайларыннан, Ханты-Манси автоном округыннан, Ямало-Ненец автоном округы, Төмән, Мурманск, Свердлау, Мәскәү, Самара өлкәләреннән килгәннәр. Фестивальдә республикабызның шәһәр-районнарыннан килеп катнашучылар да бар. Сәләтлеләрне бәяләчәк жюри составына Мәскәүнең П.Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясе, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе, РФ Мәдәният министрлыгы, Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды консультантлары, танылган мәдәният белгечләре керә.
28 февраль көнне 17 сәгатьтә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә гала-концерт узачак. Анда конкурста җиңүчеләрне котлаячаклар. Фестиваль кысаларында иҗади очрашулар, мастер-класслар, экскурсия программалары, балалар өчен күңел ачу чаралары узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot