Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мохтаҗларга 47 меңнән артык азык-төлек җыелмасы бушлай таратылды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» проектының беренче этабында барлыгы 55 мең азык-төлек җыелмасы таратылачак.
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган проектның беренче этабында инде 47 меңнән артык азык-төлек җыелмасы таратылган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүгенге көндә барлык җыелмалар да районнарга җиткерелгән. 6 май киченә 47 мең 987 җыелма тапшырылган инде. Ике көн эчендә калганнарга таратылачак. Шулай итеп, без бу атнада азык-төлек җыелмалары бирүнең беренче этабын төгәллибез», - диде Галимова.
Мохтаҗ гражданнар, алар арасында ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр һәм кризис вакытында аеруча зыян күргән тармакларда эшләүчеләрнең балалары барлыгы дүрт шундый җыелма алачак. Проектның киләсе этапларында һәркемгә азык-төлек белән тагын өч тартма таратылачак.
Азык-төлек белән тәэмин ителүче кешеләрнең күбесе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Бөгелмәдә, Әлмәттә яши.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия проекты республикада 29 апрельдә башланып китте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз